Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Акатуй" бәйрәме Чүпрәленең Матак авылында үтте

Чүпрәле районында "Сабантуй"дан соң "Акатуй" үткәрү матур бер традициягә әйләнде. 2009 елда бу бәйрәмне үткәрүне чуваш халык традицияләрен салап калу, яшь буынга да күрсәтү, гореф-гадәтләрне яңартуны күздә тотып Александр Шадриков тәкъдим иткән иде. Әлеге тәкъдим халык тарафыннан хупланып, "Акатуй" ның хәзер елның-елында масштаблары киңәя бара. Быел исә чуваш халык бәйрәме...

Акатуйда кунакларны каршы алу, әлеге бәйрәмнең килеп чыгышын мәйданда күрсәтү төсләргә, җыр-биюләргә, музыкаль композицияләргә бай итеп, югары осталыкта оештырылган иде. Чуваш халкының милли киемнәре, кул эшләнмәләре, милли ризыклары-һәммәсе дә кайткан кунаклар, мәйданга килүчеләр хозурына тәкъдим ителде.

Мәйдан түрендә тарихи музыкаль композиция. Авылның иң өлкән, хөрмәтле кешесе оныкларын үзе белән ияртеп җир бүлә, иманасының чикләрен билгели, казыклар кага: "Шушы җиремдә мул уңыш үстерергә, таза-мул тормышта, саулык белән яшәргә насыйп ит, я бар Аллам!" Бабай артыннан ук ишле гаиләнең улы-киленнәре чыга кырга. Ат башыннан үсеп килүче буын тотса, сукада әтиләре, икенче ул һәм киленнәр кулында тубаллар... Тир түгеп сөрелгән җиргә орлык сибәләр алар. Күңелләрендәге бар булган шәфкатьне, елларның имин киләсенә, өстәлләрдә икмәк буласына булган ышанычны кушып чәчү чәчәләр. Инде менә эшләр тәмам. Яңадан да хезмәткә-авылның бетмәс-төкәнмәс эше-печән әзерләүгә, уракка керешкәнче бер дәртләнеп, күңелләрне бушатып бәйрәм ясап, ял итеп аласы иде бит... Менә шулай килеп чыккан да инде ул безнең Сабантуй, Акатуйларыбыз.

Ә бүгенге Акатуйга, бәйрәмебезне хөрмәтләп күпләп кунаклар кайткан әнә. Алар арасында "Тус" җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов, "Лесовик" җәмгыятенең генераль директоры Рафаэль Ибраһимов, Чуваш милли мәдәнияте автономиясе рәисе Константин Яковлев, "Сувар" газетасының баш редакторы Константин Малышев, Чувашия Республикасы Китап палатасы мөдире Александр Магарин һәм башкалар бар иде. Бәйрәмгә килүчеләрне котлап район башлыгы Александр Шадриков Акатуйның инде традициягә әйләнә баруын, авыл җирлекләренең аңа ныклап әзерләнүе турында сөйләде. Бәйрәмне уздыруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде. -Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, -диләр. Шушы бәйрәмнәребез гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап калырга, яшь буында да традицияләребезгә карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр, дип уйлыйм. Бәйрәм белән!-диде ул.

Реклама

Чыгып сөйләүчеләрдән Николай Угаслов, Константин Яковлев, Рафаэль Ибраһимов та чүпрәлеләрне Акатуй белән котлап исәнлек-иминлек теләделәр. -Балалар тусын, авыллар тынып калмасын, -дигән теләген җиткерде Николай Угаслов. Константин Яковлев: -Якын арада чувашларның милли бәйрәмен үткәрәчәкбез. Олы кунак итеп Фәрит Мөхәммәтшинның килүен көтәбез, -диде.

Бәйрәм уен-көлке, төрле уеннар, спортта ярышулар белән дәвам итте. Авыл җирлекләре үзләре әзерләгән тәм-томнарны кунакларга, халыкка тәкъдим итте. Җыр-моң сөючеләр Чебоксар шәһәреннән килгән Алексей һәм Александр Шадриковларның концерт программасын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: