Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

1 февральдән пенсия артты

Агымдагы елның 1 февраленнән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешен индексацияләү коэффициенты 1,07 күләмендә расланды.

Гамәлдәге закон нигезендә 1 февральдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларның пенсияләре 7 процентка артачак.

-Безнең районда хезмәт пенсиясен 7095 пенсионер ала. Шуларның 6157се картлык буенча, 537се инвалидлык, 401е туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсиясе алучылар тәшкил итә,- ди район пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова.

Реклама

Индексацияләнү нәтиҗәсендә райондагы уртача хезмәт пенсиясе күләме 6744 сумнан 7216 сумга кадәр артачак. Шулай итеп, хезмәт пенсияләренең уртача арту күләме-472 сум.

Дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр исә 1 февральдән артмаячак. Әмма пенсия тәэминатының минималь дәрәҗәсе пенсионер яшәгән региондагы пенсионерның яшәү минимумыннан түбән булмаячак. Әгәр пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсеннән түбән була икән, аңа өстәмә социаль түләү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар