Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

1 апрельдән 1 сыйныфка

Республика мәктәпләрендә ата-аналардан балаларын 1нче сыйныфка укырга кабул итүне сорап язган гаризалар кабул ителә башлады.Әлеге мөһим чарага 1 апрельдән старт бирелде.

Мәктәпкә яше җиткән балалары булган әти-әниләр белем учреждениесенә, беренче чиратта, 4 төрле документ тапшырырга тиешләр: кабул итү турында гариза, баланың туу турындагы таныклыгы, әти-әнисенең шәхесен раслаучы документ һәм медицина белешмәсе.

Гадәттә, мәктәпкә бала 6 яшь 6 ай тулганнан алып 8 яшькә кадәр кабул ителә. Әмма ата-ана гаризасы нигезендә әлеге вакыт иртәрәк тә булырга мөмкин.

-2013-2014 уку елларына район буенча күпме бала барасын әлегә төгәл әйтүе кыен. Әмма бүгеннән һәркем үзе яшәгән җирлек буенча белем бирү учреждениесенә гаризаларын тапшыра ала,-диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марс Хәлиуллов. -Әлеге эшне ТР электрон мәгарифе порталына (edu.tatar.ru) кереп тә башкарып була. Биредә "Мәктәпкә кабул итү" дигән бүлекне ачып, балагызны беренче сыйныфка кабул итүләрен сорап язган гариза калдырырга кирәк. Документлар исә бары шәхсән тапшырыла. Гаризаларны кабул итү вакыты, гомумән, аларны эшкәртү 30 августка кадәр төгәлләнергә тиеш. Башка җирдән күченеп кайтучылар паспортындагы язу нигезендә, чынбарлыктагы яшәү урынын күрсәтеп, гариза буенча кабул ителәләр.

Сүз уңаеннан, белем бирү учреждениеләрендә Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру вакыты да якынлаша. БДИның төп этабы 27 май-19 июнь көннәрендә узачак. Бу көннәрдә исә мәктәпләрдә 9-11 сыйныфларда белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен on-line тестлар аша тикшереп карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 сыйныфка гариза бирү