Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!

Агымдагы елның язгы чорында аномаль җылы һава торышы күзәтелә. Ә ул исә сулыклардагы, елгалардагы бозлыкларда ярыклар, бозның чатнап ярылуын китереп чыгарырга һәм ул урыннар соңыннан нечкә боз белән капланып, кеше гомере өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин.

Шуңа да һәвәскәр балыкчыларга елгаларда, сулыкларда балык тотудан тыелып торырга киңәш итәр идем. Балык тотарга яратучыларга исә түбәндәге кагыйдәләрне истә тоту мәслихәт. Беренчедән, елгадагы бозга басар алдыннан аның ныклыгын тикшереп карарга кирәк. Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган вакытта гына ул бер кеше авырлыгын күтәреп тора алачак. Боз өстендәге җәяүле кичүнең калынлыгы 15 см.дан да ким булмаска тиеш. Хоккей уйнау өчен дә сулыклардагы бозның калынлыгы 15 см.дан ким булмаска тиеш. Әгәр дә инде сезгә елга аша боз өстеннән чыгарга туры килә икән, бозга керер алдыннан үзегез белән озын таяк алыгыз. Бу сезгә алдагы сукмактагы бозның ныклыгын тикшереп карарга ярдәм итәчәк. Әгәр боз өстендә су күренсә, кичекмәстән кире килгән юлыгыздан ярга чыгыгыз. Чөнки бозлык өстендә су булу ул бозның ярылуын күрсәтә. Томан, көчле кар яуганда, буран булганда, шулай ук, төнлә боз өстенө керергө ярамый. Ә инде балык тотарга яратучылар бәке тишкәндә, аларны бер-берсенә янәшә урыннарда тишмәскә тиешләр. Шулай ук, бер урында берничә кеше җыелып торудан да сакланырга кирәк.

Барлык кагыйдәләрне төгәл үтәгән очракта да боз кинәт ватылып китә икән, паникага бирелмәскә, өстегездәге авыр әйберләрне, сумкаларны читкә ташларга, су өстендә торырга тырышырга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк. Боз кырыена кулларыгызны киң итеп җәеп куеп тотынырга һәм аяк киемен салырга тырышырга кирәк, чөнки аяк киеме эченә су җыелып ул сезне су астына тарта башлаячак. Үзегез тотынган бозның кырыен ватмаска тырышып кына күкрәгегез белән бозга терәлеп, башлап бер аягыгызны, аннан соң әкренләп кенә икенче аягыгызны боз өстенә күтәрергә тырышырга. Башны һәрвакыт су өстендә тотарга һәм мөмкин кадәр көчле тавыш белән ярдәмгә чакырырга онытмаска.

Әлеге гади генә булган куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, тормышыгызны саклап калуда ярдәм итәчәген онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу