Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Иминлек нигезләре

Сак булыгыз! Кызыл машинада караклар йөри

24 август көнне, кичке бишләр тирәсендә, Зур Чынлы авылының Вахитов урамындагы 10 нчы йорт янына "ВАЗ-2105" маркалы кызыл автомобиль килеп туктый.

Машинадан чыккан хатын-кыз үзенең исемен Давирова (Даирова) Назирә (Назибә) итеп таныта. Аның белән 5-6 яшьлек "Руслан" яисә "Рөстәм" исемле бала да була. Ә автомашинаны 40-45 яшьләрдәге кара чәчле, мыеклы һәм тыгыз гәүдәле ир-ат идарә итә. 87 яшьлек Гөлсем Хаярованың өенә дә әлеге 35-40 яшьләрдәге акчыл чәчле, ябыграк гәүдәле, рус һәм татар телләрендә иркен аралашучы, "без янган идек, зинһар ярдәм итегез!" дип ярдәм сорап, бик тиз кешеләрнең ышанычын яулый торган хатын-кыз керә һәм бишәр мең сумлык ике купюр акчаны чәлдереп чыга.

-Әлеге каракларның хәзер дә район территориясендә үзләренә яңа корбаннар эзләүләре мөмкин. Алар турында берәр төрле мәгълүматлы кешеләрнең РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенә 2-27-44 яисә 89274265705, 89270399937 номерлы кәрәзле телефоннарга шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйбыз,-ди җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре Әмир Ахмедов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек