Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Уяу булыйк!

Сер түгел, илкүләм үткәрелә торган сәяси кампанияләр вакытында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алдына кайчандагыга караганда да җаваплырак һәм катлаулырак бурычлар куела. Шундый чараларның берсе-сайлаулар.

Әле генә без РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаган идек. Һәм менә, Россия Федерациясе Президентын сайлау көне дә якынлашып килә. Мондый чараларны үткәрү вакытында эчке эшләр бүлеге урыннарда җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен саклау, оешканлыкны һәм мобильлекне тәэмин итү буенча хезмәтнең көчәйтелгән режимына күчә. Ул көнне оператив-тик-шерү группасы һәм оператив штаб та шундый ук вариантта эшләячәк. Район территориясендәге 38 сайлау участогының һәркайсында безнең хезмәткәрләр дежур торачак. Алар сайлауга әзерлек чорыннан башлап, бюллетеньнәрне санап, протокол тутыру эшләре тәмамланганнан соң район үзәк сайлау участогына килгәнчегә кадәр сайлау турындагы законның үтәлешен тәэмин итәчәкләр. Монда сайлаучыларның хокукларын бозуны һәм теләсә нинди формада агитация эшләрен алып баруны кисәтү дә игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Реклама

"Парад" планы буенча 1 февральдән башланган оператив-профилактик чара дәвам итә. Аның кысаларында суд тарафыннан хөкем ителүчеләр, тотрыксыз гаиләләр, психик авырулар, корал саклаучылар, учетта торучы балигъ булмаган яшүсмерләр, элемтә бүлекчәләре һәм сайлау участоклары тикшерелә. Сүз уңаенда райондашларыбыз игътибарына шуны да җиткерәсем килә, сайлаулар кампаниясе сәяси чарадан тыш халык массаларының күпләп катнашу урыны да әле ул. Шуңа күрә һәр тарафта да уяулыкны югалтмагыз, шикле кешеләргә һәм әйберләргә карата битараф булмагыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге хакында да онытмагыз! Сайлауда һәркем үзе өчен генә тавыш бирергә һәм бюллетень алганда шәхесне раслаучы бердән-бер документ-паспорт кирәк буласын да искәртеп үтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау2012