Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Утыргычмы, бала гомереме?

Март аеның беренче көнендә республика юлларындагы һәлакәттә ике бала үлә. Тикшерү нәтиҗәләреннән мәгълүм булганча, аларның икесе дә махсус утыргычка утырмаган була.

Агымдагы елның ике аенда республикада балалар катнашында 55 юл- транспорт һаләкәте теркәлә, анда бер бала үлә һәм 63-е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Юлларда пассажир- балаларның гарипләнүе безне бигрәк тә борчый. Март аеның беренче көнендә үк 19 юл- транспорт һәлакәте булды, аларда 4 кеше үлде, 24-е имгәнде. Һәлак булучыларның икесе- 8 һәм 11 яшьтәге балалар иде. Әлеге трагедияләрнең сәбәбе машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуында. Әлеге автомобильләрне идарә иткәндә катлаулы метеорологик- юл шартлары исәпкә алынмый һәм балалар махсус утыргычка утыртылмый. 1 март көнне Казан- Оренбург автотрассасының 146 нчы километрында "Дэу Нексия" маркалы автомобиль хуҗасы юлдагы кар көртләрендә идарә итүне югалта һәм каршы яктан хәрәкәт итү полосасына чыгып автобуска бәрелә. 8 яшьлек пассажир шунда ук һәлак була. Тагын 8 һәм 9 яшьлек ике бала авыр тән җәрәхәте ала. Балалар өчен машинада бер генә дә махсус утыргыч булмый. Берничә сәгатьтән соң нәкъ шуңа охшаш фаҗигә Азнакай районында кабатлана. "ВАЗ- 2109" маркалы автомобиль каршы як полосага чыгып "Киа" автомобиленә бәрелә һәм 11 яшьлек пассажир шунда ук җан бирә. Машина йөртүчеләр игътибарына шуны әйтәсем килә, сәгатькә 50 километр тизлек белән хәрәкәт итүче автомашина бәрелгән очракта пассажирның авырлыгы 30 мәртәбә арта. Димәк, 10 килолы баланың авырлыгы 300 килограммга җитә, ә андый авырлыкны кулда тоту һич тә мөмкин түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, балалар утыру өчен ясалган махсус җиһаз үлүне- 54, имгәнүне- 76 һәм авыр тән җәрәхәтләре алуны 92 процентка киметә икән. Балаларның юл- транспорт травматизмын профилактикалауда чит ил тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бөтен дөньяда пассажир- балаларның иминлегенә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Канадада машинада махсус люлька булмаса бала табу йортыннан баланы биреп тә җибәрмиләр икән. Ә Австралиядә бала утырган машина салонында, травма алмас өчен, бөтен нәрсә әйбәтләп беркетелгән булырга тиеш. Германиядә баланы махсус утыргычка утыртмаган өчен 40 евро, ә Англиядә 30 дан 500 фундка кадәр штраф каралган. Россиядә юл хәрәкәте Кагыйдәләренең 22. 9 пункты таләп иткәнчә, 12 яшькә кадәрге пассажир- балалар бары тик махсус утыргычка утырырга тиешләр. Ул таләпне үтәмәгән очракта РФ Административ хокук бозулар кодексының 12. 23 маддәсендәге 1 нче бүлекчә буенча 500 сум күләмендә штраф каралган. Әлеге кагыйдәне бозган өчен республика буенча 2010 елда- 65 мең, 2011 елда 75 мең автотранспортчы җавапка тартылган. Агымдагы елда гына да шундый кагыйдә бозучы10 меңнән артык машина хуҗасына штраф салынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек