Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ел башыннан алып Чүпрәле район янгын сүндерүчеләре 23 мәртәбә янгынга чыкан

Хуҗалык объектларында яисә учреждение территориясендә җәйге чорда хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары еш күзәтелә.

25 апрельдән 15 майга кадәр республикада, шул исәптән, безнең районда да янгынга каршы катгый режим кертелгән иде. Кисәтүләргә карамастан, әлеге чорда тәртип бозучылар табылды. Янгынга каршы катгый режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен дүрт вәкаләтле зат һәм дүрт граждан 40000 сумлык штраф төрендә административ җаваплылыкка тартылды.

Районда торак секторларда янгыннар буенча хәл киеренке килеш кала бирә. Ел башыннан алып 16 майга кадәрге чорда янгын сүндерү хезмәткәрләре 23 мәртәбә янгын сүндерүгә чыкканнар, шуларның 9 очрагы-янгыннарны, 12 очрагы кырларда көздән калган салам өемнәрен, коры үләнне сүндерү тәшкил итә. Моннан тыш, янгыннарның 8 очрагы торак фондта килеп чыкты. Әлеге янгыннарның төп сәбәпләре булып җылыту мичләреннән, электр приборларыннан файдалану кагыйдәләренең тупас бозылуы, ут белән саксыз эш итү тора.

Җәй әле башланды гына. Әгәр ул башка еллардагы кебек үк корылыклы да булса, янгын куркынычы тагын да артачак. Шуңа да авыл җирлекләре башлыкларына, оешма, предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын булдыру мөһимлеген әйтәсем килә. Шул ук вакытта торак пунктларда һәм аңа якын урыннарда коры үлән, чүп-чар яндырудан һәм учак ягудан тыелып торырга кирәк. Авылларда ирекле янгын сүндерүчеләрнең дежур торулары оештырылып, янгын сүндерү техникасы һәрвакыт төзек булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын