Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Янгында янә үлем

24 февраль көнне Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Валерий Петров йортында янгын чыга. Янгында йорт хуҗасы үзе дә һәлак була.

Район янгын сүндерү часте начальнигы Василий Битяков әйтүенчә, янгын булган йорт урнашкан Пролетарий урамы кар көртләреннән арындырылмаган булу сәбәпле, техника 150 метр аралыкны барып җитә алмый. Шуңа да янгын сүндерүчеләргә өстәмә магистраль җиңсә линиясе тартырга туры килә. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында ирекле янгын сүндерү техникасының кизү торуы оештырылмавы сәбәпле, су китерүдә кыенлыклар туа. Шулай ук "Чүпрәле-Азык" агрофирмасы, "Татавтодор" филиалы һ.б.лар да төрле сәбәпләрне сылтау итеп янгын урынына килеп җитә алмыйлар.

Реклама

Яңа ел башланып ике ай гына узуга карамастан, өч кеше янып үлде. Бу һәркемне уйланырга мәҗбүр итәдер. Шуннан чыгып, янгын сүндерүчеләр, барча кешегә мөрәҗәгать итеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауны һәм тирә-күршеләрдә яшәүче ялгызларга игътибарлы булуны сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын