Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Яшь инспекторлар ярышты

Балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгуы элеккеге вакытлардан ук кискен проблемаларның берсе булып калды.

Аны хәл итү максатыннан 1973 елда беренче мәртәбә хәрәкәт итүнең яшь инспекторлары отрядлары (ЮИД) оештырылды. Урамнарда һәм юлларда культуралы тәртипне, коллективизм хисен, кече яшьтәге мәктәп балалары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауны һәм балалар арасында дисциплинаны күтәрү алар алдына бурыч итеп куелды. Безнең район мәктәпләрендә дә ел саен яшь инспекторлар ярышы уза. Барлык уку процессы барышында аларның утырышлары һәм конкурслар үткәрелә, иншалар языла, урамнар һәм юллар киселешенең макетлары ясала. Аларның эшчәнлеген район автоинспекциясе хезмәткәрләре координацияли. Әле күптән түгел генә район үзәгендәге 1 нче номерлы урта мәктәп базасында яшь инспекторлар отрядларының район конкурсы булып үтте. Анда үз кустларында җиңеп чыккан Городище, 1 нче номерлы Иске Чүпрәле, Уби, Шәйморза һәм Шланга урта мәктәпләре командалары көч сынашты. Күренеп тора, яшь инспекторлар конкурска зур әзерлек белән килгәннәр. Һәр команда вәкиле җиңүгә өметләнде. Ә җиңүче командага исә 22- 25 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк республика конкурсында катнашырга да хокук бирелә. Яшь инспекторлар "Юл хәрәкәте кагыйдәләре", "Юллар киселеше", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү", "Велосипедны фигуралы йөртү" һәм "Иҗат конкурсы" төрләре буенча үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Барлык көндәшләреннән дә өстен чыгып иң күп балл җыйган Уби командасы (җитәкчесе Наталья Сердцева) җиңүче дип табылды. Шулай итеп, Эльза Цыфаркина, Татьяна Арисова, Артем Чернов һәм Даниил Краснов шушы көннәрдә Яр Чаллыга юл тотачак. -Мондый чаралар үткәрү балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмаска мөмкинлек бирә. Теоретик һәм практик этапларда балалар юлда йөрү кагыйдәләрен, регулировщикның күрсәтмәләрен һәм юл билгеләрен бик төгәл үзләштерәләр,- ди район автоинспекциясенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Имин тәгәрмәч 2012”