Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Су куркыныч та тудырырга мөмкин

Су- ул күп кенә гадәттән тыш хәлләрнең чыганагы булып торучы куркыныч стихия. Борынгы заманнардан ук су басулар кешеләр тарафыннан иң куркыныч бәла булып саналган. Су басу- ул көчле яңгырлардан яисә кар тиз арада эрегәннән соң барлыкка килгән суның кинәт өскә күтәрелүе.

Әгәр сез яшәгән җирдә су күләме кинәт артып, ул тигезлек җирләргә тарала башлый икән, өегездәге әйберләрне саклау шөгыленә керешергә кирәк. Шул ук вакытта кирәк булган очракта эвакуациягә дә әзер булып торырга. Әгәр сезнең өегез су басу куркынычы булган җирдә урнашкан икән, суның күтәрелү, күтәрелмәү дәрәҗәсен игътибар белән күзәтергә, коткару службасы хезмәткәрләренең киңәшләренә "колак салырга" кирәк булачак. Югыйсә, сезнең игътибарсызлыгыгыз нәтиҗәсендә фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Әгәр дә инде су күтәрелеп сезнең өегез ягына таба хәрәкәт итә башлаган икән, бу очракта газны, электр энергиясен һәм суны сүндерергә кирәк. Мунчада яисә башка урында мич кабызылган булса, аны кичекмәстән сүндерү хәстәрен күрергә. Өйдәге барлык кыйммәтле әйберләрне өскәрәк күтәреп куярга, барлык документларыгызны да бергә җыйнап су тимәслек урынга куярга яисә үзегез белән алырга. Йортта су белән агып китү мөмкинлеге булган барлык әйберләрне дә, мәсәлән, утыннарны, сарайга күчереп кую мәслихәт. Шул ук вакытта подваллары булганнары аннан су тиеп яраксызга әйләнү мөмкинлеге булган барлык әйберләрне дә чыгарырга кирәк булачак. Абзарлардагы терлекне дә куркынычсыз җиргә күчерергә, этләрне исә бәйдән ычкындырырга.

Ә инде су кинәт күтәрелеп, сез су эчендә калган очракта ничек тә су өстендә торырга тырышырга, шул ук вакытта ярга яисә якындагы биналарга таба таба да хәрәкәтләнергә тырышырга кирәк. Су өстендә тору өчен агып килүче предметларга тотынырга да мөмкин. Суга эләккән очракта, көчегезне югалтмас, саклау өчен агымга каршы йөзмәскә, киресенчә, агым буенча йөзәргә киңәш итәр идем. Шул ук вакытта судагы су әйләнмәсенә эләкмәскә тырышырга. Югыйсә, ул сезне әйләндереп, әллә кайларга кадәр алып китәргә мөмкин. Аннан соң суга эләккән очракта, аннан тиз генә чыгу мөмкинлеге булмаганда, аяк, өс киемнәрен салырга кирәк, чөнки алар су белән авыраеп сезне аска таба сөйрәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стихия су