Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Руль артында яшүсмер?!

Кеше сәламәтлегенә зыян салуга һәм үлемгә китергән автоаварияләр арасында, балигъ булмаганнарның машина белән идарә итү сәбәпле килеп чыкканнары да бар.

Алдан шуны искәртим, үткән ел машина руле артына утырган балалар гаебе белән 4 кеше һәлак булган иде. 2013 елның 9 июле көнне, кичке дүртләр тирәсендә Дэу Нексия маркалы автомобильне идарә итүче 17 яшьлек яшүсмер Казан шәһәрендәге Р.Зорге урамында җәяүлене үткәреп җибәрми һәм "ДТП" урынында тән җәрәхәтләре алган ир кеше шунда ук һәлак була. Әнисе исемендәге автомашинаны яшүсмер әти-әнисенә әйтми генә алып киткән була. Чираттагы авария 26 июль көнне Алексеевск районында теркәлә. Кичке җиденче яртылар тирәсендә, Биләр-Шама юлының икенче километрында була бу хәл. Шушы кичне 16 яшьлек яшүсмер әтисенең машинасын рөхсәтсез алып китә һәм ике сеңелкәшен әбисеннән алып кире кайтыр юлга чыга. Юлда яшүсмер тизлекне арттыра һәм идарәне югалтып каршы як юнәлешендәге юлдан төшеп китеп әйләнеп каплана. Унике яшьлек кыз шунда ук җан бирә (ул иминлек каешын да эләктермәгән була), ә икенчесе- 1,5 яшьлек кыз бала иминлек каешын эләктерүгә дә карамастан тән җәрәхәтләре белән Казанның медицина учреждениесенә озатыла. Руль артындагы яшүсмергә әллә ни зыян килми. Әлбәттә, әгәр яшүсмер руль артына утырмаган булса, ә әтисе машина ачкычын "ераккарак" куйса мондый бәхетсезлеккә юл да куелмас иде.

6 август көнне, Яр Чаллы шәһәрендә 15 яшьлек яшүсмер әтисенең Мәскәүдә, командировкада булуыннан файдаланып, төнге өченче яртылар тирәсендә "GREAT WALL" маркалы автомобильне алып чыга. Тизлекне арттыру сәбәпле, идарәне югалта һәм юл полосасын икегә бүлүче бордюр ташына, аннан соң яктырткыч баганасына килеп бәрелә. Ике яшүсмер (берсенә 16 яшь тә тулмаган була) авария урынында һәлак була.

Дәүләт автоинспекциясе автомашинаның зур куркыныч чыганагы икәнлеген кабат исегезгә төшерә. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга машина ачкычын бирмәгез, аларга идарә итүне ышандырмагыз! Аларның башка яшьтәшләре арасында мактана алу мөмкинлеге баланың үзе өчен дә, тирә-яктагылар өчен дә куркыныч булуын онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек