Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Районда “112” хезмәте оешты

Кешеләрнең тормышына куркыныч янаган вакытта яисә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда хәзер яңа хезмәт ярдәмгә килә. Коткару хезмәте, ашыгыч медицина ярдәме, янгынга каршы көрәш һәм полиция кебек ярдәмнәрне бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте күрсәтәчәк. Шушы уңайдан райондагы әлеге хезмәтнең җитәкчесе Александр Шишкин (рәсемдә) белән сөйләштек.

-Александр Николаевич, сезгә әлеге службаны тәкъдим итүләре дә очраклы түгел. Бөтен барлыгыгызны биреп 30 елга якын эчке эшләр бүлегендә намуслы хезмәт куюыгыз да моңа сәбәпче булгандыр. Яңа эшегезнең кайбер үзенчәлекләренә дә тукталыйк әле.

-Кушма Штатларда моңа охшашлы хезмәт күптән эшләп килә. Хәтерләсәгез, ул хезмәт белән элемтәгә керү өчен "911" саннарын җыю да җитә иде. Россиядә бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтен оештыру турында сүз күптәннән йөрде. Ниһаять, чыннан да, әлеге хезмәткә ихтыяҗ барлыгы ачыкланды һәм хөкүмәт аны оештыру турында карар кылды. Моңарчы бәлага тарыган кеше кәрәзле телефон аша оператив хезмәтләр белән элемтәгә керү өчен кодлар эзләп интегә иде. Хәзер гражданнар теләсә нинди бәлага юлыккан очракта да бердәм "112" саны буенча шалтыратып безнең белән элемтәгә чыга алалар.

-Димәк, 01, 02 һәм 03 телефоннарына шалтырату кирәкми булып чыга?

-Әйе, бөтенебезгә дә таныш булган әлеге саннар әкренләп юкка чыгачак. Тик әлегә ул саннар "112" саны белән параллель барачак. Сер түгел, һәлакәт турында хәбәр алынгач кайбер диспетчерлар, кизү торучылар "бу җаваплылыкны үзеңә алыргамы, юкмы?" дип уйга калалар. Чөнки берәүнең дә үз статистикасын бозасы килми. Кайчакта кайсы хәбәрне алырга яисә аны бөтенләй игътибарсыз калдыру турында да уйлыйлар. Безнең оешманың сәясәткә бернинди кагылышы юк һәм без беркемнең дә мәнфәгатен якламыйбыз. Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте (БКДХ) аерым муниципаль структура буларак оешты.

-БКДХ-федерация карамагындагы муниципаль структурамы яисә учреждениеме?

-Башта әлеге хезмәтне ил буйлап оештыру буенча Президент Указы барлыкка килде, соңрак Федераль Закон кабул ителде. Безнең учредителебез булып муниципаль районның Башкарма комитеты тора, ә ведомство кураторы вазифасы Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр службасы бүлегенә йөкләнде. Устав буенча методик ярдәмне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күрсәтә. Штат буенча бездә 5 кеше, ягъни 1 җитәкче һәм 4 диспетчер каралган. Барыбызга да таләпләр катгый куела. Элемтә аша оператив хәбәр алганнан соң диспетчер шунда ук ярдәмгә нинди службаны җибәрү турында карар кабул итәргә тиеш. Тормышта төрле хәл була. Кайдадыр янгын чыккан, кемнеңдер баласы югалган, кемдер үзен начар хис итә... Диспетчер тиешле службаларга команда бирергә генә түгел, клиентка "тиздән ярдәм килеп җитәчәк" дип җавап та бирергә тиеш була. Хәзерге вакытта безгә бик булдыклы, акыллы кадрлар да кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек