Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Полициягә гаризагыз булса...

Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан хокук саклау подразделениеләре һәм органнары җитәкчеләренең исәп-теркәү дисциплинасын оештыру өчен җаваплылыкларын һәм рольләрен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының директив документларында служба эшчәнлегенең әлеге юнәлеше ел саен иң өстенлеклеләрдән санала. Халыкның һәм гражданнарның җинаять турындагы гаризалары һәм жалобалары нинди урында һәм кайсы вакытта булуга да карамастан, тәүлек буе Чүпрәле районы буенча Россия Эчке эшләр бүлеге дежурныенда кабул ителә. Кабул ителгән гариза хәбәрләрне исәпкә алу кенәгәсенә теркәлә һәм РФның Җинаять-процессуаль кодексына нигезләнеп тиешле тикшерү үткәрелә. Әгәр һәлакәт турындагы гариза бирүченең шәхсән үзеннән кабул ителсә, гаризаны теркәү белән берүк вакытта оператив дежурный аңа талон да рәсмиләштереп бирер-гә тиеш була. Һәлакәт турындагы хәбәр эчке эшләр бүлегенә кулдан да, почта, телефон, телеграф һәм гомуми файдаланудагы башка төрле мәгълүмат системасы аша да тапшырылырга мөмкин. Шулай ук бүлекнең административ бинасы эчендә бу хакта тулы мәгълүматлар язылган. Район буенча эчке эшләр бүлегендә "02" телефоны эшли, гариза белән аның аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хәзерге вакытта кесә телефонын йөртмәгән кеше юктыр да инде. Әгәр хокукка каршы ниндидер гамәл кылына яисә планлаштырыла икән, аны кисәтү күпкә отышлырак. Гаризаны карау нәтиҗәләре буенча сорау алу һәм тикшерү органнары үз компетенцияләре кысаларында тиешле карар чыгаралар. Ягъни, җинаять эше кузгатылырга да, җинаять эшен кире кагу, я булмаса гаризаны судка бирү турында да карар чыгарылырга мөмкин. Шулай ук һәлакәт хакында языл-ган гариза турында эш кузгатылуы да ихтимал. Биредә шундый сорау туа, гаризаларны исәпкә алу һәм теркәү дисциплинасына контрольлек итүне көчәйтү ни өчен кирәк соң? Беренчедән, ул вазифаи затларның хокукый актлар нормативлары таләпләрен тиешенчә үтәү өчен җаваплылыкларын арттыруга юнәлдерелгән булса, икенчедән, ил күләмендәге масштабта, җәмгыятьтәге криминал картинаны тулырак ачык-ларга мөмкинлек бирә. Хокук саклау органнарын үзгәртеп кору да гаризаларны теркәү һәм исәп-кә алу эшен тагын да камилләштерүне таләп итте. Боларның барысы да гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тиешенчә яклауны күздә тота.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция