Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Машина йөртүчеләр яңадан имтихан тапшыра

Россия Федерациясенең "Административ хокук бозулар турында"гы Кодексына үзгәрешләр кертелгәч, автомашина йөртүчеләрнең күбесендә төрле сораулар туды.

Бигрәк тә правадан колак кагучыларны борчу басты. Бу хакта автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев түбәндәгеләрне сөйләде:

-Агымдагы елның 1 сентябренә кадәр автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр, срогы җитеп праваны алган вакытта юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәү турында имтихан бирмәячәкләр. Ә менә 1 сентябрьдән соң мондый имтихан бирү мәҗбүри булачак. Һәм шуның өстенә медицина комиссиясен дә үтәргә туры киләчәк. Сүз уңаенда, юл йөрү кагыйдәләрен бозып штрафка тартылган һәм аны үзвакытында түләмәүчеләргә дә әйтер сүзем бар. Бүгенге көндә шундый 16 кеше исәптә тора. Штраф белән шаярырга ярамаганлыгын белсәләр дә, моңа бик битараф карыйлар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина йөртүчеләргә имтихан