Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

"Кояшкай" лагерында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

Уби урта мәктәбе базасында эшчәнлеген алып баручы "Кояшкай" мәктәп яны лагерындагы программа күп төрле чараларны үз эченә алган.

Шуларның берсе булып, "Игътибар, балалар!" профилактик акциясе үткәрү тора. Акция юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, куркынычсызлык чараларын күрүне күздә тота.

Әйтергә кирәк, әлеге юнәлештәге эшчәнлек Уби урта мәктәбендә ел дәвамында алып барыла. Чарага район эчке эшләр бүлегеннән полиция лейтенанты Айрат Хуҗиев чакырылды. Айрат Хуҗиев укучыларга җәйге чорда юлларда йөрү кагыйдәләре хакында сөйләде, һәлакәтләргә кагылышлы мисаллар китерде.

-Җәй көнне юлларда хәрәкәт итү аеруча активлаша. Велосипедларда, скутерларда йөрүчеләр күбәя. Шулай ук, җиңел автомашиналар саны да соңгы елларда көннән-көн арта баруын әйтеп үтәргә кирәк. Шуңа да сак булыгыз, тиешле урыннарда гына юллардан чыгыгыз. Теге яки бу транспорт төре белән идарә иткәндә иң беренче кагыйдәләрне өйрәнегез. Күңелле һәм хәвефсез яллар телим сезгә, -диде полиция лейтенаты чыгышында.

Чарада укучылар юл хәрәкәте буенча төрле биремнәр үтәделәр, слайдлар карадылар. Соңыннан һәркайсы юл йөрү кагыйдәләрен туплаган буклетларга, методик әдәбиятка ия булды. Әлеге буклетлар "Яшь инспекторлар хәрәкәте" түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан авыл халкына да таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев