Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ислам дине терроризмга каршы

Әлхәмдулилләһи раббил галәмин. Вәл гакыйбәтүлил мүттәкыйн. Вәссаләтү вәссәләәмү галә Мхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн. Ислам - ул Аллаһы Тәгаләгә буйсыну, игелек кылу, сабыр итү дигәнне аңлата. Ә терроризм - явызлык, балаларны, хатын-кызларны, бер гаепсез кешеләрне үтерү.

20 сентябрь көнне Иске Чүпрәле авылы мәчетендә җомга намазына Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов килде. Ул мөселманнар белән очрашуны әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде.

-Бүгенге көндә әлхәмдүлилләһи, безнең илебездәге мөселманнарга Аллаһ Тәгалә тынычлык бирде. Ләкин Россия күләмендә мөселманнарның гомуми рәвештә тыныч яшәүләре дин дошманнарына ошамый. Без, мөселманнар, нинди генә илдә яшәсәк тә шәригатьне бик яратабыз һәм ихтирам итәбез. Шәригать-мөселман кешесенең эчке һәм тышкы хәрәкәтләренә тәртип сала торган, үз-үзен тотышын норматив базага салып үлчи торган законнар тупланмасы.

Ислам динендә "вә иләһә, иллә Аллаһ" дигән сүзләрне әйтүче кеше мөселман була. "Аллаһтан башка илаһи зат юк", дигән сүзләр бу.

Бүгенге көндә исә халкыбызда дини хисләр дә көннән-көн ныгый бара. Дини караш социаль яктан күп функцияләрне үти, җәмгыятьтә гармониялелекне арттыра, мөгамәләләрне йомшарта, җаннарны тынычландыра, гаделлекә этәрә, үзтотышны ныгыта.

Фәһим хәзрәт чын мөселманны сыйфатлаучы гамәлләргә дә тукталып үтте. "Сәхабә Әбү Һүрайра сүзләрен риваять кылулары буенча, Аллаһының илчесе (с.г.в.) бер-беребездән көнләшмәгез, бәяләрне күтәрмәгез, үзара күралмаудан баш тартыгыз, бер-берегезгә аркагыз белән борылмагыз, бер-берегезнең сәүдәсен бүлмәгез һәм кардәшләр булыгыз, чөнки мөселман мөселманга кардәш, шуңа күрә бер мөселман икенчесен җәберләүгә, аны алдарга, аңа нәфрәт белән карарга, аны ярдәмсез калдырырга тиеш түгел, ә тәкъвалык монда яшеренгән!"-дигән һәм өч тапкыр үзенең күкрәгенә күрсәткән. Әлеге сүзләр кыямәткәчә барлык кешеләр арасындагы мөгамәләне ныгытучы калкан булып, бүген дә, үз актуальлеген югалтмый. Чөнки без Адәм (г.с.) һәм Һава (р.г.) анабыз балалары.

Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне, дөньялык һәм ахирәт иминлеге сорарга кирәк,-диде Фәһим хәзрәт. Җомга намазыннан соң, дөньякүләм терроризм корбаннары рухына, илебезгә иминлек, җиребезгә муллык, түрәләребезгә сабырлык, тәннәребезгә сәламәтлек, иман байлыгы теләп дога кылдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам дине терроризм