Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Имгәнүчеләр кимеде, үлүчеләр артты

Үткән 2011 елда кешеләр сәламәтлегенә зыян китергән юл-транспорт һәлакәтенең 10 очрагы теркәлгән. Шулар нәтиҗәсендә 4 кеше үлгән һәм 7 кеше имгәнгән. Аңа кадәрге елда 15 юл фаҗигасе булган, аларда 1 кеше үлгән һәм 18 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шуларга тулырак анализ ясау максатыннан ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы, полиция...

-2010 елда кагыйдәләрне тупас бозуның 6920 очрагы теркәлгән иде, ә үткән ел ул күрсәткеч 2871не тәшкил итте. Тизлек режимын сакламау, иминлек каешын эләктермәү, техник яктан төзек булмаган транспортны файдалану һәм каршы яктан килүче транспорт юлына чыгу очраклары күпкә кимеде. Бүгенге юлларда барысы да тәртиптә дип булмый әле. Исерек килеш автотранспортны идарә иткән өчен никадәр катгый җавап бирәсен белә торып та, шушы җинаять юлына басучылар очраштыргалап тора. Үткән ел шундый 141 автотранспорт йөртүчегә карата административ беркетмә төзелде. Тикшерүләр вакытында 60 кешенең правасыз автотранспортны идарә итүе ачыкланды.

Үткән елда гына да автопредприятиеләрнең юлга чыгарга тиешле 98 автотранспорты тикшерелде, шулай ук 11 мәртәбә планлы тикшерү үткәрелде, 19 кисәтү кәгазе бирелде һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 19. 5 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча төзелгән административ материаллар җәмәгать судына җибәрелде. Юлларның торышына контрольлек итү эшчәнлегендә район территориясенә кергән 277 километр озынлыкта юл полотнасы тикшерелде. Җаваплы затларга карата 4 административ материал төзелде һәм 23 кисәтү кәгазе җибәрелде. Сүз уңаенда шуны да әйтим, административ штрафларны таләп итү юлы белән түләтү өчен суд приставы службасына 166 карар җибәрелде һәм шуларның 112се түләттерелде. РФ Административ хокук бозулар кодексының 20. 25 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча хокук бозучы 80 кеше җавапка тартылды, шуларның 75е штраф суммаларын ике мәртәбә арттырып түләде, ә бишесенә карата административ кулга алу билгеләнде.

Реклама

"Алкоголь" операциясен үткәрү кысаларында законсыз спиртлы эчемлекләр кайтаруның 11 очрагы теркәлде. Шулай ук "Законсыз эмигрант" дип аталган операция барышында административ 13 беркетмә төзелде. Тиешле документсыз кара металл төягән 9 автотранспорт тоткарланды һәм административ материал төзү өчен эчке эшләр бүлегенә китерелде. "ГСМ" (ягулык-майлау материаллары) операциясе кысаларында да нәтиҗәле эшләдек, бернинди документсыз 400 литр дизель ягулыгын билгесез юнәлешкә алып баручы "УАЗ" автомашинасы да үзвакытында тоткарланды. Җаваплылыгы чикләнгән "Ак Барс- Чүпрәле" җәмгыяте басуыннан, мондагы эшләр өчен җаваплы итеп билгеләнгән 23 яшьлек берәүнең законсыз рәвештә 50 тонна шикәр чөгендере төятеп җибәрүе дә ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев