Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Хәлләр мактанырлык түгел

2 январьдан алып 13 мартка кадәрге чорда районда 8 янгын очрагы теркәлде.

Бу сан үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5кә артык. Янгында үлүчеләр саны да арта. Матак, Звезда, Марс, Алешкин-Саплык һәм Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлекләрендә янгын очраклары аеруча күп күзәтелә. "Янгыннар күпчелек очракта исерек хәлдә тәмәке тарту һәм саксызлык күрсәтү нәтиҗәсендә килеп чыга",-ди әлеге хәлгә ачыклык кертеп район янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Марс Хәмидуллин.

Янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре-кешеләрнең ваемсызлыгы, ут белән саксыз эш итүләре тора. Үзвакытында тикшерелмәгән, төзек булмаган розеткалардан файдалану, искергән электр чыбыкларын вакытында яңаларына алмаштырмау да моңа өстәлә дип тә әйтәсем килә.

Район үзәгендә, авылларда ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәгеләр бихисап. Нәкъ менә әлеге категориядәге кешеләр бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ. Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәргәндә күбрәк менә шундыйларга игътибарларын көчәйтсеннәр иде. Мондый планлы тикшерүләр зур яки кечкенә күләмдә штрафлар салуга гына кайтып калмыйча, күбрәк хуҗалыктагы төзексез, янгын китереп чыгару куркынычы зур булган урыннарны ачыклап, кичекмәстән төзекләндерү яисә бөтенләй алмаштыру кирәклеген аңлатуны да үз эченә алсын иде. Миңа калса, соңгысы күпкә отышлырак һәм файдалы нәтиҗәләргә китерә.

Ни генә дисәң дә, гомере буе җыйган мал-мөлкәтең, ә иң мөһиме, кеше гомере бар нәрсәдән дә кадерлерәк. Шуңа да һәркем кемнедер гаепләгәнче, иң беренче чиратта, үз хуҗалыгында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә бурычлы. Үзебезне үзебез сакларга өйрәнмәсәк безне кем саклар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек