Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Эх, коенам суларда...

Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Күпләр, тынны капларлык эсседән котылу өчен, көннәр буе су буенда ята.

Бер проблемадан котылабыз дип, икенчесен китереп чыгармыйбызмы икән? Күпләребез суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, я булмаса, белә торып та, уйланмый. Шуңа да нәтиҗәсе еш кына аянычлы төгәлләнә: Россия сулыкларында ел саен 10-15 меңләп кеше батып үлә. Шунысы үкенечле: аларның күбесе үз ахмаклыгы аркасында әрәм була... Әлеге уңайдан без гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе бүлегенең әйдәп баручы консультанты Виктор Кузнецовка мөрәҗәгать иттек.

Ничек дөрес итеп коенырга соң?

Иң элек су керү өчен махсус билгеләнгән пляжлар кирәк. Чөнки каз-үрдәкләр, маллар йөри торган сулыкларда төрле инфекцияләр йоктыру куркынычы зур. Табигать кочагында икәнсез, сулыкның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы яисә вак ташлы урынын сайлагыз. Тирәнлеге 2 метрдан артмасын, агымы да көчле булмасын. Кояш чамадан тыш кыздырганда, көндезге 12 дән кичке 16 сәгатькә кадәр вакытны өйдә яисә күләгәдә уздырырга тырышыгыз. Пляжга килү белән суга ташланырга ярамый. Температураның кискен үзгәрүе кан тамырлары кысылуга китерергә мөмкин. Организмга, 10-15 минут булса да, су коену урынындагы микроклиматка җайлашу мөмкинлеге бирү кирәк. Таныш түгел сулыкларда тирәнгә чуммагыз! Аның төбендә әллә нәрсәләр ятарга мөмкин, мәсәлән: очлы зур ташлар, тимер-томыр калдыклары, ботаклы бүрәнәләр һәм башкалар. Аларга яки сай җиргә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту куркынычы бар. Су төбенең ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч. Йөзә белмисез икән, тирәнгә кермәгез, балаларыгызны да үзегездән ерак җибәрмәгез.

Реклама

Су буенда шашлык һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз, балалар белән булсагыз, бигрәк тә. Ит эсседә авыр ризык санала, моннан тыш, микроорганизмнар зур тизлектә үрчү сәбәпле, тиз бозылучан да. Эчәсе килүне басам дип, бер генә кружка сыра эчсәгез дә, суга якын бармагыз. Алкоголь хәрәкәт координацияләрен чикли, контрольне какшата. Ә балаларга, хәтта йөзәргә өйрәнгән булсалар да, һәрчак игътибар кирәк. Спиртлы эчемлекләр куллану йөрәккә һәм кан юлларына зур йогынты ясап, суда көзән җыерса су төбенә киткәнеңне көт тә тор. Коенганда тәнегезне әз генә көзән җыера башлавын сизүгә, судан чыгыгыз. Тирән җирдә икәнсез, йөзү стилен үзгәртеп карагыз: чалкан ятып йөзегез. Купальникка булавка тагу гадәтенә өйрәнегез: көзән җыерган урынны очлы әйбер белән чәнчү бу симптомнан котылырга ярдәм итә.

Су коенып кайтканнан соң, душ астында коеныгыз. Авыз эчен, тамак төбен чайкарга, борын һәм колак эчләрен яхшылап юарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суда коену