Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Штраф түләү вакыты 60 көнгә кадәр озайтылды

РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, ЮХИДИ штрафларын үзвакытында, ягъни 30 тәүлек дәвамында ирекле түләмәгән автотранспортчылар штраф суммасын икеләтә арттырып түләргә тиеш.

Әмма ул бер мең сумнан артмый, яки гаепләнүчегә 15 тәүлек административ арест салына. Шул рәвешле 100 сумлык штраф 1000 сумга әйләнеп, моннан алдагы штраф та түләнергә тиеш.

-9 майдан гамәлгә кергән 49 номерлы федераль закон нигезендә Административ хокук бозулар кодексының 20.25 һәм 32.2 маддәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде һәм штраф түләү вакыты 60 көнгә кадәр озайтылды. Моңа өстәп, штрафны үзвакытында түләмәүчене хәзер 50 сәгатькә кадәр срок белән мәҗбүри эшкә дә тарта алачаклар,-ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар