Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Шартлаткан өчен штраф

2012 елның 15 декабреннән 2013 елның 10 январена кадәр республика территориясендә янгынга каршы көчле режим чоры билгеләнде. Билгеле булганча, алда бәйрәм чаралары һәм алар гадәттә төрле яктырткычлардан, шартлаткычлардан, фейерверклардан башка үтми.

Халык күп тупланган урыннарда янгын куркынычсызлыгын сакламау бигрәк тә куркыныч тудырачак. Шуңа да теге яки бу шартлаткычларны кулланырга теләк белдерәсез икән, моның өчен махсус билгеләнгән урыннарга барырга туры киләчәк. Әйе, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатыннан районда шартлаткычларны шартлату өчен махсус урыннар булдырылачак. Ә әлеге кагыйдәләргә буйсынмаучыларга зур күләмдәге штрафлар түләргә туры киләчәк. Бу очракта штрафларның барлык категория гражданнар өчен икеләтә артканлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

Реклама

Штрафлардан бигрәк, кеше сәламәтлеге турында уйлау кирәк. Салют чаткылары якында гына чәчелгәндә эскерткә, тиз кабынучан әйбергә эләгеп янгын чыгарга да мөмкин. Ә бергә җыелып, бер урыннан гына күккә утлар чөелсә, моның нәтиҗәсе матуррак та булачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фейерверк

2
X