Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Велосипедта ничә яшьтән йөрергә ярый?

Яз-җәй айлары җитү белән урамнарда скутер, велосипед һәм мотоциклда җилдертүче балалар һәм яшүсмерләр саны аеруча арта. Шуны тагын бер тапкыр искәртәбез: урамда велосипедта йөрү 14 яшьлек үсмерләргә генә рөхсәт ителә, ә скутерны идарә итү өчен 16 яшь тулган булу кирәк.

Мототехника руле артында күбесенчә, уналты яшькә җитмәгән, тиешле категориядәге машина йөртү таныклыклары һәм велосипедтан башка транспорт йөртү тәҗрибәсе булмаган үсмерләр утыра. Ләкин ата-аналар шушы таләпләрне үтәмәүләре белән балаларының гомерләрен куркыныч астына куюларын аңлап җиткермиләр. Балигъ булмаган скутерчылар-иң борчулы темаларның берсе.

Күп очракта алар, кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар. Әмма скутер куркыныч "уенчык". Аның белән идарә итүнең үз тәртипләре бар. Скутерга бары тик мотошлем киеп утырырга кирәк. Йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, аңа карата төзелгән беркетмә-материаллар балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә тапшырыла. Инспектор, үз чиратында, үсмернең ата-анасына карата административ беркетмә төзи.

Район ЮХИДИ бүлеге ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Кечкенә балаларыгыз бар икән, автомобилегезне, һичшиксез, махсус утыргыч белән җиһазлагыз. Автокресло, фаҗига була калса, балагызның гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин.

Узган ун көндә генә дә балаларын машинада махсус креслосыз йөрткән 25 ләп кешегә инспекторлар тарафыннан беркетмә төзелгән. Бу аз сан түгел. Ә бала гомереннән кыйм-мәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә дә юк. Шуның өчен аларның гомерен хәвефсез итү өчен иң элек ата-аналар җаваплылык тойсын иде. Хәзерге вакытта балаларга карата аеруча контроль кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек