Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Балаң креслога утырганмы?

РФ ЮХИДИ идарәсе Россия автоиминиятләүчеләр союзы белән берлектә, 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр, балалар өчен махсус авто-креслолар куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән киң масштаблы социаль кампания уздыра.

Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган була. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы булалар икән, монда, һичшиксез, зурлар гаепле. 2011 елда, мәсәлән, юл һәлакәтләрендә алган травмалардан Россия территориясендә 897 бала үлде, ә Татарстанда 23 баланың гомере өзелде. Агымдагы елда республика юлларында 20 баланы югалттык, шуларның 13е автотранспорт пассажирлары иде. 6 очракта балалар автотранспорт салонында махсус креслоларда утырмаган булалар. Шуны онытмыйк, автомобиль-куркыныч чыганагы, балаларны аннан саклап калу - әти-әниләрнең генә түгел, бөтен җәмгыятьнең бурычы.

Автотранспорт салонында балалар зурларга караганда күбрәк зыян күрәләр. Ә машиналарның куркынычсызлык системалары һәлакәт очрагында балалар гомерен саклап кала алмый. Шуңа күрә, балаларны автотранспортта йөрткәндә, балалар өчен махсус утыргычлар куллану кирәк. Халыкны сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, мондый саклану чараларын кулланмаучы яки алырга җыенмаучыларның саны кинәт, 39 проценттан 70 процентка кадәр үсеп китте. Балалар өчен автокреслолар кулланучы шоферларның саны 27 процент кына тәшкил итә. Быелның үткән чорында гына да районыбыз территориясендә өч йөзгә якын (шулар арасында берничә кат тоткарланучылар да бар) машина йөртүче балаларын махсус утыргычка утыртмаган өчен җавапка тартылды. Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, автотранспорт салонында балалар өчен тиеш булган креслолар куллану балалар арасында үлем очракларын-54, тән җәрәхәтләре алу куркынычын-76 һәм авыр тән җәрәхәтләре алуны 92 процентка киметә. 2007 елдан, РФ юл йөрү кагыйдәләре нигезендә, 12 яшькә кадәрле балалар йөрткәндә, махсус утыргычлар куллану мәҗбүри. Бу таләп үтәлмәсә, (ЮЙК 12.23 нче маддәсенең 22.9 пунктының 1нче бүлеге) 500 сум күләмендә штраф каралган. Шундый ук штраф куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрүчеләргә дә яный. Автокресло-бала тугач ук алына торган иң кирәкле әйбер. Ул барлык уенчыклардан да мөһимрәк. Баланың гомерендәге беренче машинада йөрүе-бала тудыру йортыннан кайтуы автокреслода булырга тиеш. Нинди машинада булуга карамастан-таксидамы, дусларыңның машинасындамы, туристик сәяхәттәме-һәрвакыт автокреслода. Кресло юк икән, димәк, кая да булса бару да кичектерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаң креслога утырганмы?