Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Балалар җәе

Велосипед гади һәм уңай җайланма. Әмма, кайбер кулларда ул бик куркыныч транспорт чарасына әверелә.

Шуңа күрә велосипед йөртүче, юл хәрәкәтендә катнашучы буларак, юлда йөрү кагыйдәләрен белергә һәм аның техник торышын игътибарда тотарга тиеш. Велосипедта йөрү өчен иң куркынычсыз урын-ул балалар һәм спорт мәйданчыгы. Ишек алдында яисә урамда йөргәндә бигрәк тә сак булырга кирәк, чөнки теләсә нинди корылма артыннан көтмәгәндә автотранспортның килеп чыгу куркынычы бар. Велосипедка утырып юлга чыгучының 14 яшькә җитүе зарур. Әлеге кагыйдәне бозган өчен нәни велосипедчының ата-анасы җаваплы. ЮХИДИ хезмәткәре шундый велосипедчыны "тоткарлаган" очракта да аның ата- анасы административ җаваплылыкка тартылачак һәм 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф түләячәк. Балалар арасында велосипедны кулларын җибәреп идарә итүчеләр һәм узгынчы транспортка тотынып барырга яратучылар да бар. Бу һәлакәткә илтә! Шулай ук велосипедка идарә итүгә комачаулый торган һәм ян-якка 0,5 метрдан артык чыга торган, габаритлы йөк куярга ярамый, пассажир утырту да катгый тыела,- ди автоинспекция бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар велосипедта