Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Бәла-каза аяк астында...

Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең тиешенчә үтәлмәве нәтиҗәсендә произвоствода имгәнү, авыр тән җәрәхәтләре алу һәм, ниһаять, үлем- китем кебек фаҗигаләргә юл кую очраклары күбәеп киткән.

-Ел саен "Гостехнадзор" идарәсенең Чүпрәле районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шәйхаттаров тарафыннан машина-трактор паркларындагы техниканың төзеклеге тикшерелә. Кайбер оешма җитәкчеләренә һәм инженер-техник хезмәткәрләренә карата шактый ук таләпчәнлек тә күрсәтергә туры килә икән.

-Без бигрәк тә идарә итү руле, тормоз системасы, электр жиһазларының, яктырту приборларының төзеклегенә зур игътибар бирәбез, янгын сүндергечләрнең, аптечкаларның һәм авария билгеләренең дә таләп ителгәнчә булуы кирәк,-ди Илдар Шәйхаттаров. Шушы көннәрдә "Татавтодор" юл идарәсенең райондагы филиалында да парктагы техниканың торышын тикшерделәр. Бер сафка 21 берәмлек үзйөрешле техника һәм 2 берәмлек махсус прицеп куелган."Гостехнадзор" бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров, оешма директоры Валерий Художитков, баш инженер Айрат Сәнатуллин, хезмәтне саклау буенча инженер Нияз Нургалиев һәм механик Алексей Павлов һәр техниканы җентекләп карады, үзләренә тапшырылган автогрейдерны һәм кәтүкне үрнәк төзекләндереп сафка бастырган өчен Дамир Волков һәм Рамил Алимовка карата мактау сүзләре дә әйтелде.

P.S. Мунчәли авылыннан берәү куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмичә, транспортерга егылган, район үзәк хастсханәсендә күп төрле операцияләр ясалуга карамастан, аның хәле аеруча авыр булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек нигезләре