Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Алдакчылар күбәйде

Соңгы биш елда шәхескә каршы җинаятьләр арасында "мошенник" дигән термин еш кулланыла башлады.

Бүгенге көндә "социаль" һәм "телефон" мошенниклары аеруча актуаль темага әйләнде. Быелның 4 аенда гына да республика территориясендә шундый 97 җинаять теркәлде. Шуларның 46- сы Казан шәһәренә туры килә, ә калганнары муниципаль берәмлекләрдә теркәлгән. Кызганычка каршы, безнең район да аннан читтә калмады. Иң күп җинаятьләр "Cез автомобиль оттыгыз!", "Юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан туганыгызга ярдәм итегез!", "Бозыклыктан арындыру" һәм "Алынган дарулар өчен компенсация түләү" кебек төрләренә туры килә.

Элегрәк елларда мошенник корбаннарының күп өлешен карт-корылар тәшкил итсә, хәзерге вакытта алдакчылар ятьмәсенә эләгүчеләрнең яртысыннан артыгы яшьләр һәм урта яшьтәгеләр. Бу уңайдан, район халкына шуны җиткерәсем килә, үзегез яши торган җирлекләрдә шикле кешеләр, шикле машиналар турында үз вакытында җиткерелгән хәбәр күп кенә күңелсезлекләрдән, югалтулардан саклап калыр иде. Кызганыч, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать эш узгач кына хәбәр ителә. Җиңел юл белән байлыкка ия булырга теләүче алдакчылар тирә-юнебездә артканнан-арта бара. Әхлак һәм хокук законнары белән санаш-мыйча, явыз ниятлеләр кешеләрнең мөлкәтләрен үзләштерәләр һәм әйтергә кирәк, алар бу "һөнәрләрен" камилләштерә баралар, яңадан-яңа ысуллар һәм алымнар кулланалар. Безнең район территориясендә шундый очраклар булгалады инде. Кайбер чегәннәрнең хәйләле юл белән күрәзәчелек итүләре күпләргә мәгълүм булуга да карамастан, кайбер райондашларыбыз, бигрәк тә өйдә үзләре генә калган балалар, инвалидлар, пенсионерлар мошенникларның потенциаль корбанына әйләнәләр. Моннан берничә ел элек Иске Шәйморза авылында булган хәл турында язган идек инде. Бүген дә аны искә төшерү артык булмас.

Реклама

Киров өлкәсенең Малмыш районында яшәүче бер чегән Чабаксар шәһәреннән такси яллап Иске Шәйморза авылына килә. Авырып торучы карт белән карчыкны дәвалыйм, дип хәйләләп 15 мең акчаларын ала. Ярый ла авыл халкы уяу булып чыга, таксиның дәүләт номеры буенча гына мошенникның эзенә төшә алдык. Шуңа күрә күршеләр бер-берсенә игътибарлы булсыннар иде. Йорт хуҗалары өйдә юк вакытта аеруча уяулык сорала. Хезмәт практикамнан чыгып шуны әйтәсем килә, чегән халкы бервакытта да халыкка ярдәм итмәде. "Җиңел акча" эшләү чире аларның канына сеңгән. Бер очракта яшь кенә чегән малае белән ихластан сөйләшергә туры килгәне бар.

-Безне бала чактан ук хәйләли белергә, кешеләрнең "күзләренә төтен җибәреп" алдарга өйрәтәләр,-ди ул. Гадәттә, чегәннәр авыл җирлекләренә иске "Лада" автомашиналарында киләләр. Җәйге шартларда аларның "эшчәнлекләре" аеруча активлаша. Теләсә нинди авыл читенә урнашып ,палатка корырга һәм шунда вакытлыча яшәргә дә мөмкиннәр. Гомумән, теләсә нинди шикле вакыйгага юлыгасыз икән, кичекмәстән участок вәкиленә, я булмаса, район буенча эчке эшләр бүлеге дежурныена 2-20-45 яисә 02 телефоннары аша элемтәгә керегез, киңәш сорагыз. Соңгы вакытларда ялган акчаларның әйләнештә булуы да ачыкланды. Мошенниклар тарафыннан эшләнгән бу төр җинаятьтә, бигрәк тә, 5 мең сумлык купюрлар булуы мәгълүм. Безнең һәркайсыбыз акча белән эш итә, сату- алу да аннан башка башкарылмый. Шуңа күрә кулыгызга алган акчаны игътибар белән карагыз, аның ялган булмавына инаныгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар