Штрафлары вакытында түләнмәгән унтугыз чүпрәлеле рәшәткә артына утырган
Быелның унбер аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф акчасын вакытында түләмәгән 133 шоферга карата административ материал төзелде һәм төрле җәзага тартылды. Илледән артык кешенең штрафы ике мәртәбә арттырылган, ә менә унтугыз кеше рәшәткә артына ук утырган.