28 август 2014 яңалыклары
-
Район башлыгы Чүпрәледә яшәүче күркәм гаиләләр белән очрашты
Бүген район ЗАГС бүлегенең никахлар теркәү залында озак еллар бергә гомер кичереп, юбилейлы даталарын билгеләп үтүче, өч һәм аннан да артыграк бала тәрбияләүче яшь, гомере буе туган колхозында ирле-хатынлы хезмәт иткән, тормыш юлын балаларга белем бирүгә багышлаган күркәм гаиләләр хөрмәтләнде.
-
Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чүпрәлеләрне кабул итә
2014 елның 4 сентябрендә 10.00 сәгатьтән алып, Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина район халкын Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт (район хакимияте бинасы) адресы буенча кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон номерлары: 2-30-96.