27 май 2014 яңалыклары
-
Татар Төкесе авылында Абыз бабай рухына багышланган олы бәйрәм була
30 майда Татар Төкесе авылында изге Абыз-Кадыкай бабай рухына багышланган олы бәйрәм була. Бәйрәмдә җомга намазы укылачак, Корбан ашлары уздырылачак. Чакырып калабыз. Башлана 9.00 сәгатьтә.
-
Чүпрәледә печән чабарга керештеләр
Соңгы еллардагы корылыклы һава торышы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, белгечләрен пошаманга сала. Агымдагы елда да һава торышы әллә ни сөендерми. Көннәр эссе тора, явым-төшем юк. Мондый һава торышы исә печәннең дә вакытыннан алда өлгерүенә китерә.
-
Балаларда техник иҗатны үстерүгә юнәлдерелгән I республика фестивалендә Чүпрәле районы укучысы җиңү яулады
23-25 майда Казан шәһәрендә балаларда техник иҗатны үстерүгә юнәлдерелгән I Республика фестивале узды. Фестивальгә бөтен республикадан җыелган 1200дән артык мәгариф хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты.
-
Чүпрәле китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
27 май - гомумроссия Китапханәләр көне - җиңел булмаган, ләкин күркәм хезмәт сайлаган китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Мәгариф, мәдәният, мәгълүмат өлкәсендә актив алга этәрүче көч буларак, китапханәләрнең статусын күтәрүче, рухи яңарышка, җәмгыятьнең һәм аерым шәхеснең чәчәк атуына юнәлдерелгән хезмәт ул.