25 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Чүпрәле районының Алешкин-Саплык урта мәктәбенә 110 ел
Табигатьнең кышка әзерләнеп барган бер матур мәлендә Алешкин-Саплык мәктәбе 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантанага ерак араларны якын итеп, илебезнең төрле шәһәрләренә сибелгән элекке укучылары туган мәктәбе юбилеена канатланып, ашкынып кайтты.
-
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Мөхлисә апа Вилданова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Шушы көннәрдә Мөхлисә Вилданова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Язмыш өлкән буын балаларын күп тапкырлар сыный. Алар арасында күңелне күтәрә торганнары да, борчу тудырганнары да була. Әмма шушы көннәрдә 95 яшьлеген билгеләп үткән Мөхлисә Вильданованың сабырлыгына һәм ныклыгына сокланмый мөмкин түгел.
-
Район мәдәният йортында "Минем әни-дөньяви" дигән кичә узачак
"Әниләр көне" бәйрәме уңаеннан 27 ноябрьдә кичке 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында "Минем әни-дөньяви" дигән бәйге-тамаша үтәчәк. Әниләр бу көнне җыр-моңга, аш-суга булган осталыкларында көч сынашачаклар. Бәйрәм кичәсенә рәхим итегез!