Кубокны убилылар яулады
Һәр елны Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда чаңгы ярышлары үткәрелә. Аны Россия Федерациясе Кораллы көчләренең запастагы полковнигы Валерий Колпаков һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлеге башлыгы Виталий Землемеров оештыра. Быел анда катнашучыларның саны йөздән артык иде.