23 апрель 2013 яңалыклары
-
Мал-туар өчен шифаханә
Беренче мөмкинлек булу, ягъни көннәр җылыту, төнге температура 7-8 градустан түбән төшми башлауга ук "Цильна" җәмгыятендә мал-туарны җәйләүгә чыгардылар.
-
Бер йотым су тәме
Әтием Вахитов Мөхәрәмнең якты истәлегенә багышлыйм.
-
Гомернең кадерен белеп
Яңа Ишле авылында туган Затия Сәлимҗан кызы Ибраһимованың балачагы сугыш елларына, яшьлеге сугыштан соңгы илне торгызу чорына туры килә.
-
“Эш яратырга әти өйрәтте”
Туксанынчы еллар башында республиканың агропромышленность комплексына куәтле "ДОН-1500" маркалы комбайннар кайта. Заманасына карата бик тә үзенчәлекле әлеге кыр корабларын төзәтү һәм көйләү бөтен инженерларга да хас эш булмый. Шушы нечкә һөнәрне районда беренчеләрдән булып Рөстәм Рәхмәтуллин үзләштерә.
-
Язгы ау сезоны ачыла
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә республикада, шул исәптән безнең районда да, 26 апрельдән язгы ау сезоны ачыла. Ул 5 майга кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук указда кошларны аулау нормасы да күрсәтелә. Ауның бер көнендә 2 кыр казын, 3 кыр үрдәген, 3 вельдшнеб дигән кошны атып алырга, ягъни ауларга мөмкин.
-
Бәла-казадан сакланыйк!
25 апрельдән алып 5 майга кадәр республика, шул исәптән безнең район территориясендә дә гади генә учак ягу да тыела.
-
Кабинеттан көрәш келәменә
Үткән елның 10 июненьдә РФ Президенты В. Путин җирле үзидарәләр турындагы 805 номерлы Указга кул куйган иде. Анда җирле үзидарәләр институтының әһәмиятен һәм ролен күтәрү, демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан җирле үзидарәләр көнен 21 апрельдә билгеләп үтү турында әйтелә.