22 август 2016 яңалыклары
-
Чүпрәле авыл җирлекләрендә җыеннар башланды
Район авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башланды. Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. Агымдагы ел башында шундый җыеннарның берсе узса, әлегесе ярты еллык нәтиҗәләр буенча үткәрелде. Шундый чараларның беренчесе Зур Аксу һәм Городищеда узды.
-
Яңа Чүпрәле балалар бакчасы-башлангыч мәктәбенең беренчеләренә букчалар тапшырылды
Бүген Яңа Чүпрәле авылындагы балалар бакчасы-башлангыч мәктәбенең 1 сыйныфына килүче балаларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында, уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Быелгы уку елын төзекләндерелгән яңа бинада 40тан артык бала каршы алачак, шуның 19 ы башлангыч мәктәптә белем ала.