22 июль 2016 яңалыклары
-
Республика көненә яллар булачак
30 августта Татарстан Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итәчәк.
-
Сулыкларда сак булыйк!
Яңа Кәкерле авылы янәшәсендәге ясалма сулыкта 39 яшьлек ир-ат батып үлгән. Фаҗига 19 июльдә була.
-
Чүпрәледә урак өсте
Авыл кешесен шатландыра торган бер вакыт инде ул урып-җыю чоры. Ындыр табакларына ашлык кайту, яшелчә, җиләк-җимешләрнең өлгереп килүе күңелгә бер хозурлык бирә. Быелгы ел, игенчелек өлкәсендә бераз уңышлырак булырга да охшап тора.
-
"Акчарлак"та ял итүчеләр сугыш чоры балалары белән очраштылар
"Акчарлак" лагерында Бөек Ватан сугышы чоры балалары - хезмәт ветераннары белән очрашу узды. Әлеге очрашуга район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров җитәкчелегендә район газетасының элеккеге редакторы Ядкарь Айнуллов, шагыйрь, тарихчы Рафаэль Субаев, ветеран-укытучы Азат Сәгъдиев килгән иде.
-
Африка чумасы турында
Дуңгызларның африка чумасы -йогышлы вируслы чир. Россиядә беренче тапкыр ул 2008 елда теркәлән. 90-100 процент очракта авыру хайваннарның үлеменә китерә. Соңгы араларда "африка чумасы" дигәнне һаман саен ешрак ишетелүе сәбәпле, бу авруның үзенчәлекләре һәм көрәш чараларын белешү максатыннан район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Иматдинов әлеге хакта аңлатма бирә.