22 июнь 2016 яңалыклары
-
Чүпрәледә өлкәннәр тормышы-игътибар үзәгендә
Һәрбер эшне өлкәннәрнең хәер-фатихасы, киңәше белән башкарырга күнеккәнбез. Олы кешеләрне, иң беренче чиратта, үзеңнең олыгайган әти-әниеңне, туган-тумачаларыңны, күршеләреңне, юлыңда очраган өлкәннәрне ихтирам итсәң, игътибарлылык күрсәтсәң, Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләребезне күтәрер, диелгән хәдистә дә.
-
Чүпрәледә "Хәтер шәме" акциясе узды
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны без хәтерләргә тиеш. Әлеге уңайдан 21 июньдә кичке 21.00 сәгатьтә район үзәгендәге Мәңгелек ут янында Бөтенроссия "Хәтер шәме" акциясе узды.