Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров 90 яшьлек тыл хезмәтчәне белән очрашты
Бүген, 2019 елның 22 январенда, район башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында яшәүче, гомер буе үзен үзешчән сәнгатькә, мәдәният үсешенә, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм иҗатын саклауга багышлаган, тыл ветераны Фасахәт апа Хөсәенова янында булды.