Хөрмәтледән хөрмәтле Мәликә апа Миначева
"Киң күңелле, мәрхәмәтле, игелекле, һәрвакыт ярдәмен, киңәшләрен бирергә әзер торучы ул",- диләр Мәликә апа турында балалары, килен-кияүләре, оныклары, якыннары, тирә-күршеләре. Акъәбинең әлеге һәм тагын да күркәм сыйфатларын аның олы юбилее - 90 яшьлеген билгеләгән көндә барладылар.