Чүпрәледә гаиләләрне кабул иттеләр
"Бердәм Россия" партиясе тарафыннан гамәлгә ашырылучы "Нык гаилә" федераль проекты кысаларында райондагы балалы гаиләләрне кабул итүләр узды. Аның беренчесе - 27 февральдә, икенчесе кичә булып үтте. Соңгысында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да катнашты.