Укучылар Советлар Союзы Герое Зариф Алимовны искә алдылар
31 январь көнне Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илнур Закиров җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары Дилә Закирова, Венера Рахманова, 8 сыйныф укучысы Айгиз Мәхмүтов район үзәгенә килеп, үзәк паркта урнашкан Геройлар Аллеясында легендар якташыбыз, Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимовны искә алдылар.