Эльвира Сафина: “Якташларыма чиксез рәхмәтлемен”
Габдулла Тукай исемендәге филармония залында шагыйрә, галимә, популяр җырлар авторы Эльвира Сафинаның иҗат кичәсе булып узды. Әлеге кичә гади генә дә түгел: Эльвира Сафина үз иҗатын яратучыларга тәүге китабын тәкъдим итте.
"Күңелдәге хатлар" исемле әлеге китапның редакторы - Галимҗан Гыйльманов. Җырлары аша исеме шактый ук танылган булса да, бу әле...