Кубок Чүпрәле командасында
Россия көне уңаеннан районда мини - футбол турниры үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел спортчылар аны өченче мәртәбә билгеләп уздылар. Кубок өчен ярышка ун команда килгән иде.
Уеннар башланыр алдыннан стадионда футболчылар парады узды. Муниципаль район башлыгы Александр Шадриков әлеге бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп турнирда катнашучыларга һәм тамашачыларга ихлас күңелдән тәбрикләү сүзләрен...