1,5 ай дуслашып, 60 ел бергә яшиләр
Кече Чынлы авылында гомер кичерүче 85 яшьлек Иршат белән 83 яшьлек Наҗия Хөсәеновлар үзләренең брилиант туйларын - бергә кушылып яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләп үттеләр. "Сез күпме дуслашып йөрдегез һәм ничек өйләнештегез?" дигән соравыма икесе бер тавыштан: "Ай ярым чамасы гына дус йөрдек тә өйләнештек",- диләр көлешеп. Хәзер аларның бергә...