Чүпрәледә полициянең участок вәкиле өчен административ- торак комплексы ачылды
Шушы көннәрдә Шланга авылында полициянең участок вәкиле өчен административ- торак комплексы ачылды. Чарада муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, республика Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары, полковник Марат Айдаров һәм кайбер хуҗалык җитәкчеләре катнашты.