Шланга пенсионерлары компьютерга өйрәнә
Татарстан Республикасында "Өлкәннәр өчен Интернет" проекты эшли башлаганга сигез ел вакыт узды. Шушы чор аралыгында, район мәктәпләре укытучылары ярдәме белән Чүпрәленең берничә йөз пенсионеры компьютердан файдаланырга өйрәнде. Хәзер алар электрон почта аша туганнары белән иркенләп аралаша, интернеттан хәбәрләр эзли.