Яңа Чүпрәле егете Айнур Нуртдинов: “Әти- әни кайгырмагыз, мин яхшы хезмәт итәм!”
Айнур Нуртдинов Яңа Чүпрәле авылында туып үсте. Мәктәптә укыган елларында ук үзен хәрби хезмәткә әзерләде, спорт белән шөгыльләнде, җиңел атлетика буенча төрле ярышларда катнашты.