Парклар һәм скверлар көне кысаларында Чүпрәледә спорт мәйданчыклары ачылды + Фотолар
Парклар һәм скверлар көне кысаларында районда дүрт спорт мәйданчыгы ачылды. Шуларның берсе 114 номерлы район янгын сүндерү часте территориясендә урнашкан.
Чүпрәлеләрне сәламләп, ТРның монополиягә каршы хезмәте начальнигы урынбасары ИгорьПавлов, мондый төр спорт мәйданчыкларның төзелүе республикада яшәүчеләр арасында сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлдерелүен әйтте.