Яңа Чокалы авылы мулласы Таһир хәзрәт эзеннән
Әлмәт шәһәренең 1 номерлы урта мәктәбе бинасына күптән түгел мемориаль такта беркетелде. Анда мондый юллар язылган: "Бу бинада 1930-1967 елларда Татарстанның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленин һәм Дан орденнары кавалеры Мирза Каюм улы Таһиров эшләде". Мәктәп урнашкан урам да күптән инде Таһиров исемен йөртә.