02 яисә полиция кайдан башлана?
Тамашачы өчен театр чишенү бүлмәсеннән башланса, район халкы өчен полициянең эше телефондагы "кайнар линия" дән башлана. -Чыннан да полиция хезмәткәрләренең эшен күп вакытта телефоннан алынган хәбәр башлап җибәрә,- ди полиция начальнигы урынбасары Әмир Әхмәдов.