Чүпрәле егетләре армиягә китә
Россия Кораллы кораллы көчләре сафларына көзге чакырылыш башланды. Ул 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорда кичектерүләре булмаган һәм хезмәттән азат ителмәгән 1989-1998 елгы 147 мең россияле, шул исәптән, 30 Чүпрәле егетен Ватанны сакларга алып китәчәкләр.